Спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы буенча Казанда «Ракета» спорт-савыктыру комплексы тулысынча яңартылган.
Биредә шактый күләмле эшләр башкарылган. Эчке инженерлык челтәрләре: канализация, су белән тәэмин итү, электр ремонтланган. Шулай ук түбә алыштырылган, фундамент гидроизоляцияләнгән, бассейнга һәм спорт залына керү урыннары ясалган, брусчатка җәелгән.
ТР ГИСУ фотосы