Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 98% ка башкарылган, программа чаралары 33 муниципаль берәмлектә тулысынча тәмамланган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде.
Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Подряд оешмалары 798 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясадылар, шул исәптән 13 муниципалитеттагы 40 объект соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта 81 йорт ремонт стадиясендә.