Татарстанның 69 күпфатирлы йортында капиталь ремонт тәмамланган

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Бу хакта узган җомгада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Барлык 42 муниципаль берәмлектә дә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Гомуми үтәлеш – 38%, сезонлы эш төрләре – 36%.

Соңгы ике атнада файдалануга тапшырылган биш муниципалитеттагы 18 объектны да кертеп, 69 күпфатирлы йорт әзер.

563 йортта ремонт эшләре дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International