Биектау районының Дөбъяз авылында «Гөлчәчәк» балалар бакчасында 70% ка капиталь ремонт ясалган.
Мәктәпкәчә учреждение 1985 елда төзелгән, һәм бу ел эчендә монда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 1 485 кв. м булган ике корпусы бар, ул 110 балага исәпләнгән.
«Гөлчәчәк» – районда беренче татар балалар бакчасы. Шуңа күрә һәр төркемнең интерьеры милли үзенчәлекне исәпкә алып эшләнгән: стеналар традицион бизәкләр белән буялган.
Төзүчеләр түбәсен тулысынча алыштырганнар, фасадны яңартканнар һәм тышкы челтәрләрне җиһазлаганнар. Эчке инженерлык челтәрләрен үткәрү һәм биналарны бизәү эшләре дәвам итә. Проект буенча керү өлешләрен, җылыту системасын, электриканы, котельныйны, суүткәргечне һәм канализацияне ремонтлау каралган. Шулай ук видеокүзәтү системасы урнаштырылачак, җиһазлар яңартылачак һәм территория төзекләндереләчәк.
Капиталь ремонттан соң бина аз хәрәкәтчән төркемнәр өчен уңайлы булачак. Бакчаның беренче корпусы инде файдалануга тапшырылган. Яңа, матур һәм заманча актлар залында укучылар өчен чыгарылыш иртәсе уздырылган. Икенче корпуста эшне августта тәмамлау планлаштырыла.