2025 елгы «Безнең ишегалды» программасы 43 процентка үтәлгән

2025 елның 24 июне, сишәмбе

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзелеш-монтаж эшләре планлаштырылган күләмнең 43% башкарылган. Бу хакта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

18 июньгә юл эшләре 53% ка башкарылган. Арча һәм Зәй районнарында эшләр төгәлләнгән. 14 муниципаль берәмлектә 253 ишегалдында эшләр дәвам итә, 195 ишегалдында эшләр тулысынча тәмамланган.

242 ишегалдында тышкы яктырту җайланмасы төгәлләнгән. 18 июньгә республика буенча үтәлеш 52% тәшкил итә. Бүгенге көндә 13 муниципаль берәмлектә 227 ишегалдында эшләр алып барыла. Арча, Мамадыш һәм Зәй районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән.

Җиһазларны монтажлау буенча гомуми үтәлеш 23% тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 8% ка күбрәк. Җайланманы монтажлау республиканың 84 ишегалдында төгәлләнгән. 126 ишегалдында монтаж дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International