Төзелеш Министрлыгында ТР муниципаль оешмаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрен урнаштыру сораулары турында фикер алыштылар

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, ТР муниципаль оешмаларында халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләрен урнаштыру сораулары буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде. Киңәшмәдә, шулай ук, “Сайяр” ҖЧҖ җитәкчелеге, Росреестрның ТР буенча Идарәсе, ТР ГКУ ГИСУ, “МСУ-Строй” ҖЧҖ, “Фармстрой” ҖЧҖ һәм ПО ГУП ТИГП  вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында ТРда халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре өчен билгеләнгән биналарны проектлаштыру һәм капиталь ремонтлау сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International