Саба районының Яңа Мичән авылындагы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган. Гомуми мәйданы 444 кв. м булган бер катлы бина 1978 елда төзелгән һәм бу вакыт эчендә биредә бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган.
Быел республика программасы буенча төзүчеләр инженерлык челтәрләрен, бинаның фасадын, керү өлешләрен яңарттылар. Шулай ук электр монтажлау һәм бизәү эшләре башкарылган, территория төзекләндерелгән.
Шулай ук капремонт программасы кысаларында Яңа Мичән авылындагы мәдәният йорты яңа җиһазлар һәм технологик җайланмалар белән җиһазландырылган.
ТР ГИСУ фотосурәте