9 июльдән 11 июльгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Спецтехника» техника һәм сәнәгать җиһазларының махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Беренче мәртәбә бер мәйданчыкта төзелеш, транспорт, юл, коммуналь, нефть-газ һәм урман әзерләү тармаклары өчен алдынгы техника җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр җыелачак. Экспозиция 3 нче павильонда һәм комплексның ачык территориясендә урнаштырылачак.
Күргәзмәдә катнашучылар кадрлар кытлыгы, җитештерү процессларын цифрлаштыру, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, техниканың нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын арттыру мәсьәләләре, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачаклар.
StaplerCup йөк төяү техникасы йөртүчеләренең абруйлы халыкара турнирының төбәк этабы мөһим вакыйга булачак. Бу уникаль ярышта бөтен Россиядән иң яхшы операторлар иң катлаулы биремнәрне үтәп, югары дәрәҗәдә осталык, төгәллек һәм тизлек күрсәтәчәкләр. Турнир якты шоу булачак, шул ук вакытта профессиональ бергәлек һәм киң аудитория игътибарын җәлеп итәчәк.