Кама Аланында универсаль спорт-уен мәйданы ачтылар

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама районының шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә, республика бюджеты чаралары хисабына, универсаль спорт-уен мәйданы ачтылар. Кама Аланы халкы, әлеге бүләкне, Казандагы Универсиада вакытында намуслы хезмәте өчен алды.

Әлеге объектны “Батыр” спорт комплексы каршысында төзеделәр. Яңа мәйданның күләме – 29га 18 метр.

“Минем рәхмәт әйтәсем килә. Мондый спорт мәйданы бик кирәк булачак, актив ял итәргә яратучылар өчен монда бар да бар”, - диде ТКМР башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарә башлыгы Рөстәм Хөсәенов.

Әлеге объект Түбән Кама районындагы универсаль спорт мәйданнарының өченчесе.

Кама Аланындагы спорт мәйданының ачылыш тантанасы ишегалды командалары арасында  футбол буенча беренче көзге блицтурнир белән тәмамланды.

Бистә җитәкчелеге, шулай ук, яңа мәйданда урам тренажерлары урнаштырырга, ә территория әйләнә-тирәсен яшелләндерергә планлаштыра.

Яңа спорт объекты теләге булган һәр кеше өчен ел әйләнәсендә ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International