Бүген Алабугада углерод җепселләре заводы төзү турында фикер алыштылар

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонада подрядчы оешмалар белән үткән киңәшмәдә,  углерод җепселләре җитештерә торган “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ААҖ заводын төзү сораулары каралды. Әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев үткәрде.

Киңәшмәдә “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ААҖ Заказ бирүченең вәкилләре, подрядчы оешмалар “Иншаат” МПО ЯАҖ, “Татэлектромонтаж” ААҖ, “РИК 2” ҖЧҖ, “Термостепс” ААҖ һәм “ГБТ” ҖЧҖ җитәкче һәм җаваплы башкаручылары катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар җитештерү корпусы һәм АБК, технологик үткәргеч трубалар, энергетика инженерлы тәэмин итү объектларын төзү буенча булган эшләрнең агымдагы торышын тикшерделәр.

Чарада, шулай ук, подрядчы оешмалар тарафыннан, төзү-монтаж эшләре вакытында куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау, табигатьне саклау буенча законнар җыелмасы таләпләрен үтәү сораулары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International