«Казан Экспо» мәйданчыгында «Спецтехника» дип аталган техника һәм сәнәгать җиһазлары экспозициясе ачылды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты. 

Күргәзмә кысаларында техника һәм сәнәгать җиһазларының махсуслаштырылган экспозициясе «Спецтехника» оештырылган.

Беренче мәртәбә бер мәйданчыкта төзелеш, транспорт, юл, коммуналь, нефть-газ, авыл хуҗалыгы һәм агач әзерләү тармаклары өчен алдынгы техника җитештерүчеләр һәм аларны тәэмин итүчеләр җыелды.

«Спецтехника» 9 июльдән 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Рәисе матбугат хезмәте фотосурәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International