Түбән Камада Химиклар проспектында «Гаилә» паркын төзекләндерүнең өченче этабы дәвам итә.
Проект буенча төзүчеләр велосипед һәм җәяүлеләр юлларын төзекләндерәчәк, кече архитектура формалары – эскәмияләр, урналар урнаштырачак. Шулай ук өстәмә яктырту барлыкка киләчәк һәм территория яшелләндереләчәк.
Хәзер биредә борт ташы һәм брусчатка ясау эшләре алып барыла. Эшләрнең гомуми үтәлеше 35% тәшкил итә.
Түбән Камадагы «Гаилә» паркы «2025 елга Татарстан Республикасы территориясендә заманча шәһәр мохитен булдыру чараларын гамәлгә ашыру» республика программасына кертелгән.
Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда илкүләмпроект буенча Татарстанда барлыгы 51 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк, шул исәптән 7 объект-кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр. Бу максатларга 1 млрд 719 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 244 млн сумга якыны – республика бюджеты акчалары.