Бүген Балтач муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә, авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультация төркеменең күчмә кабул итүе булды. Консультацияне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммугаль хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.Р. Якупова үткәрде.

Кабул итү Цыпья авылында һәм шәһәр тибындагы Балтач бистәсендә үтте. Күчмә кабул итү барышында, министрлыклар һәм ведомстволарның консультация бирүче белгечләре, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үз ведомстволарына документлар әзерләү һәм рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар, законнар җыелмасында булган үзгәрешләр белән таныштырдылар, һәр ведомство эшчәнлеге өлкәсендә гражданнарга тәкъдим ителә торган дәүләт хезмәтләре турындагы сөйләделәр.

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, күрсәткә юридик ярдәме өчен, консультация бирүче белгечләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International