ТР Хөкүмәте йортында булачак җылыту чорына әзерлек турында фикер алыштылар

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Хөкүмәт йортында җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы утырышы узды. Штабны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

2025-2026 елгы җылыту чорына әзерлек буенча оператив мәгълүматларны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин җиткерде.

Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 1 616 котельный әзерләнгән, бу 53% тәшкил итә.

Мәгариф объектларының әзерлеге 57 % тәшкил итә – 1 811 объект әзер. Кукмара районында бу эш тулысынча төгәлләнгән.

1 886 сәламәтлек саклау объектының 1 089ы әзер. Зәй, Кукмара һәм Менделеевск районнарында барлык сәламәтлек саклау объектлары киләсе сезонга әзер.

Моннан тыш, мәдәният объектларының әзерлеге – 56%, социаль яклау – 48% һәм спорт-53% тәшкил итә.

Җылыту чорына әзерлек паспортларын күрсәтү өлешендә, 18 078 йортның бүгенге көнгә 1 685 йортта әзерлек паспортлары бар, бу 9% тәшкил итә. «24 муниципаль берәмлектә бер генә күп фатирлы йорт та әзерлек паспорты алмады», – дип билгеләп үтте Дамир Шәйдуллин.

Рөстәм Нигъмәтуллин 15 сентябрьгә әзерлек паспортлары алырга кирәклеген искәртте. «Социаль өлкәгә аерым игътибар бирергә кирәк, бу беренче чиратта мәктәпләр һәм балалар бакчалары, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре. Социаль өлкәдәге ведомство объектларын, торак объектларын капиталь ремонттан соң әзерләүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк», – дип йомгаклады ул.

Утырышта доклад белән шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, Казан шәһәре, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International