2013 елның 22 ноябрендә Казанда, “Корстон-Казань” ДТРКда, “РИТЦ” ААҖ тарафыннан, төзелештә бәя барлыкка китерү һәм сметалы нормалаштыру буенча “Төзелештә бәя барлыкка китерү һәм сметалы нормалаштыруның гамәли аспектлары. Проблемалы сораулар һәм аларны чишү юллары” дигән семинар үткәрелә. Әлеге чарада «Национальное объединение стоимостного инжиниринга» СРО карамагындагы “Елның иң яхшы сметачысы” Республика бәйгесе игълан ителәчәк.
Семинарда төзелештә бәя куючы Федераль үзәк, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы, “РИТЦ” ААҖ, “Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ, “Главтатдортранс” ГУ, ТР Дәүләт ведомстводан тыш экспертизаның төзелеш һәм архитектура буенча Идарәсе, “ТР төзүчеләр Союзы” РООР җитәкчеләре һәм белгечләре, сметалы программаларны эшләүчеләр катнашачак.
Семинарның төп программасыннан тыш, түгәрәк өстәлләр дә үткәрү планлаштырыла, әлеге чараларда, тыңлаучылар, төзелештә бәя барлыкка китерү һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрнең шәхси консультацияләрен алырга мөмкиннәр.