Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Лаеш районы буенча бүлеге ремонтланды. Эшләр «Кадрлар» илкүләм проекты составына керә торган «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.
Бинаның мәйданы 108 квадрат метр тәшкил итә. Биредә хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган: гомуми төзелеш, электромонтаж һәм бизәү эшләре башкарылган. Шулай ук аз агымлы һәм җылыту системалары ремонтланган.
Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә яңа җиһазлар һәм инвентарь бар.
Элегрәк ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча 45 муниципаль берәмлектә халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәгенә капиталь ремонт ясалачак. Бу максатларга 833 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән, шул исәптән 175 млн сумы – республика бюджеты акчалары. Хәзерге вакытта эшләрнең гомуми үтәлеше 92% тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, «Кадрлар» илкүләм проектының бурычларының берсе – мәгариф учреждениеләре, компанияләр һәм дәүләтнең координацияләнгән эше нәтиҗәсендә эш бирүчеләр ихтыяҗы өчен кадрлар әзерләү. Комплекслы модернизацияләү проекты 2029 елга илдә мәшгульлек хезмәте учреждениеләренең бөтен челтәрен яңартырга мөмкинлек бирәчәк – «Россия эше» яңа кадрлар үзәкләре ачылачак.