ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда 2025 елда 5 республика программасы буенча 57 социаль-мәдәни объект төзелә. Бу максатларга бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 1 млрд 100 млн сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта хәбәр итте.
Аерым алганда, Яшел Үзәндә «Яшьләр үзәкләре төзү» республика программасы буенча универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 13 фельдшер-акушерлык пункты һәм «Казанның 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның кабул итү-диагностика бүлеге төзелә.
Спорт линиясе буенча 18 универсаль спорт мәйданчыгы төзелеп беткән, 4 ябык футбол манежында эшләр дәвам итә.
Шулай ук республика программасы буенча 2025 елда 5 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта 2024 елдан өч күчеш объекты төзелгән: Питрәч районының «Царево» ЖР 340 урынлык балалар бакчасы, Лаеш районының Комлы Кавал авылында 220 урынлык һәм Апас бистәсендә 80 урынлык. Биектау районында торак комплекста 120 урынга һәм Казанның «33 Хәрби шәһәрчек» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелеше дәвам итә.
Агымдагы елда 3 мәктәп һәм 3 өстәмә корпус төзеләчәк. Күчмә объект 2024 елдан тәмамланган – «Кукмараның 3 нче урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар өчен 375 урынлык бинасы.
Фотосурәттә: Менделеевскида ябык футбол манежы төзелеше