Актаныш районының Яңа Әлем авылында илкүләм проект буенча мәктәпкә капиталь ремонт ясалган

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның Актаныш муниципаль районының Яңа Әлем авылында гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясалган. Эшләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасына кертелгән. Финанслау 29 млн 897 мең сум тәшкил итә, шул исәптән 12 млн 556 мең сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Гомуми мәйданы 2 606 кв. м булган ике катлы мәктәп Габдулла Тукай урамында урнашкан. 1976 елда төзелгән ул күп еллар капиталь яңартуга мохтаҗ иде.

Программа буенча бинаның беренче катындагы фойе, икенче катындагы коридор һәм уку сыйныфлары ремонтланган. Шулай ук эчке инженер һәм электр челтәрләре яңартылган, бүлмәләр бизәлгән, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Хәзер җиһазлар китерү бара. Төзүчеләр 1 сентябрьгә укучылар капиталь ремонтланган мәктәпкә киләчәкләр, дип вәгъдә итә.

Яңа Әлем – Актаныш районының борынгы авылы, аңа XVIII гасырның беренче яртысында нигез салынган. Урта мәктәптән тыш, биредә мәчет, мәдәният йорты, китапханә бар. Авылда 1200дән артык кеше яши.

Исегезгә төшерәбез, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының өстенлекле юнәлеше – ватанпәрвәрлек, әхлаклылык, җаваплылык, Россиягә суверенитетка ирешергә һәм даими үсәргә ярдәм итү омтылышы тәрбияләү. Ә моның өчен комплекслы эш, шул исәптән мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, уку өчен уңайлы шартлар тудыру кирәк.

ТР ГИСУ фотосурәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International