Яшел Үзәндә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге төзекләндерелде

2025 елның 25 июле, җомга

Яшел Үзәндә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгенә капиталь ремонт ясалган. Эшләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башкарылды.

Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 1120 кв. м. агымдагы елда бинаның фасады һәм керү урыны ремонтланган.

«Ышаныч» тернәкләндерү үзәге 1996 елның февралендә оештырылган. Эшчәнлекнең төп юнәлеше – төрле патологияле балаларны һәм яшүсмерләрне комплекслы социаль тернәкләндерү. Учреждение карамагындагы балалар яше 1,5 - 18 яшькә кадәр.

2025 елда капиталь ремонт буенча республика программасына барлыгы 31 халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе кертелгән, финанслау 148 млн 337 мең сумнан артык. Гомуми эшләр 92% тәшкил итә, төзүчеләргә бары тик 2 объектны гына төгәлләргә кала.

ТР ГИСУ фотосурәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International