Узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дәүләт һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.
Мәгариф өлкәсендә 13 объект төзелә, шул исәптән 8 гомуми белем бирү учреждениесе, шуларның 2се – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча. Монда төзелеш-монтаж эшләре 69% ка үтәлгән. Шулай ук 5 балалар бакчасы төзелә, шулардан 2се – Питрәч районының Көек авылында һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында «Гаилә» яңа илкүләм проекты составына керә торган «Гаиләгә ярдәм» федераль программасына кертелгән. Биш балалар бакчасы буенча үтәлеш 45% ка бәяләнә.
Сәламәтлек саклауда 53 объект төзелә, шуларның 38е – «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында. 47 фельдшер-акушерлык пункты буенча төзелеш-монтаж эшләре 81% ка башкарылган. Башка алты сәламәтлек саклау объектының әзерлеге 65% ка җиткән.
Яшьләр тармагы буенча гамәлгә ашырыла торган программалар буенча 11 объект төзелә. Өч яшьләр үзәгенең әзерлеге 61% тәшкил итә. Республика программасы буенча 8 балаларны савыктыру лагере төзелешендә планлы эш күләменең 44% ы тәмам.
Спорт объектлары исемлегенә 23 корылма керә, шуларның иң зурысы – футболны үстерү үзәге. Әлеге объектта әзерлек 43% дип бәяләнә. Дүрт футбол манежы төзелешендә план 82% ка үтәлгән.
Фотода: Лаешта мини-футбол буенча яңа спорт мәйданчыгы.