Сөт ризыкларын өләшү пунктларына капиталь ремонт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә. Агымдагы елда капремонт буенча республика программасына 27 муниципаль берәмлектә 56 объект кертелгән, гомуми финанслау 116 млн 279 мең сум тәшкил итә. Хәзерге вакытка төзүчеләр барлык объектларда да эшләрне төгәлләгәннәр.
Әйтик, Казанда Фучик, Курчатов, Авангард һәм Гагарин урамнарында сөт ризыкларын өләшү пунктлары яңартылды. Аерым алганда, Гагарин урамы, 89 йортның 540 кв.м мәйданлы сөт кухнясында электр монтажлау, бизәү эшләре башкарылган, фасад, керү урыны, эчке су белән тәэмин итү, су агызу, җылыту, вентиляция, кондиционер системалары ремонтланган. Монда яңа җиһазлар һәм инвентарь урнаштырылган. Бу пунктта 1032 бала туклану ала.
Фотода: Казанның Гагарин урамы, 89 адресы буенча урнашкан сөт ризыклары өләшү пункты ремонтланган
ТР ГИСУ фотосы