Арчада җәмәгать судьялары бинасы төзекләндерелде

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Арчада Арча муниципаль районы җәмәгать судьялары эшли торган бинага капиталь ремонт ясалган. Эшләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау республика программасы буенча башкарылды.

Гомуми мәйданы 387 кв. м булган ике катлы бинада төзүчеләр комплекслы капиталь ремонт үткәргәннәр: керү урыннарын яңартканнар, беренче катта бизәү һәм электр монтажлау эшләрен башкарганнар, тирә-як территорияне төзекләндергәннәр. Шулай ук монда сак һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылган, яңа җиһазлар һәм компьютер кирәк-яраклары сатып алынган.

2025 елда җәмәгать судьяларының суд участокларын капиталь ремонтлау республика программасына барлыгы 49 млн 635 мең сум финанслау белән ике объект кертелгән. Хәзер эшләр Алексеевск муниципаль районының Алексеевск поселогында тәмамлана – үтәлеш 94% ка бәяләнә.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International