Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә. Программага 42 муниципалитетта 911 йорт кертелгән. Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин шундый мәгълүмат китерде.
Хәзерге вакытта 162 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясалган.
628 йорт ремонтлана. Бүгенге көнгә гомуми башкарылу 65%, сезонлы эш төрләре – 70% дип бәяләнә.
Шул ук вакытта 38 муниципаль берәмлектәге 256 күпфатирлы йортта сезонлы эшләр башкару билгеләнгән графиктан калыша. Капремонт программасын вакытында һәм тулысынча төгәлләү өчен муниципаль районнар башлыкларына мәсьәләне шәхси контрольгә алырга кирәк.
Фотода: Мөслим авылында Красноармейская урамындагы 22 нче йортта капиталь ремонт ясалган