Татарстанда 226 медицина учреждениесендә капиталь ремонт кызу темплар белән бара

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Татарстанда 226 медицина учреждениесендә зур темплар белән капиталь ремонт бара. Шуларның 151е – «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа илкүләм проекты буенча. Бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 3 млрд 424 млн сумнан артып киткән. Бу хакта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Гомуми финанслау 156 млн 703 мең сум булган «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын яңарту» федераль программасына 37 муниципаль берәмлектә 117 фельдшер-акушерлык пункты кертелгән. Ремонт тәмамланырга 1% тан да кимрәк кала – подрядчыларга мондый типтагы өч объектны гына тапшырырга кирәк.

Республика программасы буенча агымдагы елга планлаштырылган 27 муниципаль районда 56 балаларга сөт ризыгы өләшү пунктында капиталь ремонт төгәлләнгән. Финанслау 116 млн 279 мең сум тәшкил иткән.

Планның 58% үтәлеше медицина стационарларын ремонтлауда теркәлгән. 19 объектның 4се файдалануга тапшырылган, шул исәптән узган ике атнада 12се Казанда шәһәр поликлиникасы һәм Чистай үзәк район хастаханәсе. Программа чараларына 2 млрд 693 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлауның барышы 97% ка бәяләнә. Подряд оешмалары 17 объектның 14ендә ремонт ясалган, алар арасында Кама Тамагы һәм Әгерҗе районнарында – өчәр, Алабуга һәм Ютазы районнарында – икешәр, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Зәй, Лаеш, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында берәр учреждение. Өч объектта эшләр дәвам итә.

17 поликлиниканың 13ендә эшләр тәмамланган, гомуми башкару дәрәҗәсе 96% ка җиткән.

Исегезгә төшерәбез, медицина учреждениеләренә капиталь ремонт барышы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның аерым контролендә.

Фотода: Кайбыч районының Салтыган авылында ремонтланган ФАП

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International