Югары Ослан районында ике спорт мәйданын төзү эшләре тәмамланып килә

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Югары Ослан муниципаль районында спорт мәйданнарын урнаштыру буенча эшләр тәмамланып килә. Ике объектта ( Солнечная һәм Печищинский тракт урамнарында) койма һәм кечкенә формалар урнаштырылган.

Хәзерге вакытта әлеге мәйданнарны яктыртуны оештыру буенча эшләр бара. Печищинский тракт урамында яшәүчеләрне аерым әйтеп үтәргә кирәк, алар подрядчы оешмалар эшли башлаганчыга кадәр мәйданда кечкенә генә агач йорт урнаштырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International