Илкүләм проект буенча Азнакай шәһәрендә Раувел Ишкаев исемендәге парк төзекләндерелде

2025 елның 8 августы, җомга

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Азнакай шәһәрендә популяр булган Раувел Ишкаев исемендәге паркның беренче өлешен төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Парк «Азнакайнефть» идарәсе башлыгы Раувел Кәлимулла улы Ишкаев исемен йөртә.

Төзелеш-монтаж эшләре барышында биредә заманча дизайнерлык чишелешләре кулланылган, һәм җәмәгать урыны шәһәр кешеләренә ял итү өчен уңайлырак булган. 2000 кв.м мәйданда брусчаткадан җәяүлеләр өчен юллар төзелгән, лапаслар, амфитеатр һәм кече архитектура формалары – эскәмияләр, гамак, урам музыка кораллары, урналар барлыкка килгән. Шулай ук территория яшелләндерелде, 6 яктырткыч куелды. Финанслауның гомуми суммасы 18 млн 811 мең сум тәшкил итте.

Паркны реконструкцияләүне «Татнефть» ГАҖ дә хупладылар, нәтиҗәдә биредә балалар өчен яраткан урын – музыка фонтаны барлыкка килде.

2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча Татарстанда барлыгы 51 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк. Бу максатларга 1 млрд 719 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 244 млн сумга якын – республика бюджетыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International