ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллинның төзүчеләр көне уңаеннан котлавы

2025 елның 10 августы, якшәмбе

Кадерле коллегалар, хөрмәтле төзелеш тармагы ветераннары!

Дөньяда хезмәт нәтиҗәләрен һәр кеше тоя торган һөнәрләр аз. Без яши торган йорт, алга киткән инфраструктура, төзекләндерелгән ишегаллары — болар барысы да төзүчеләр кулы белән башкарыла.

Быел безнең һөнәри бәйрәмебез үзенчәлекле: төзүчеләр көне нәкъ 70 ел элек гамәлгә куелган.

Төзүчеләр илебез һәм республикабыз үсешенә гаять зур өлеш кертә, аерым алганда, аның тормыш-көнкүрешен формалаштыралар, киләчәк буыннарның иминлеге өчен нигез булдыралар. Масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру һәм яңа сәнәгать производстволарын эшләтеп җибәрү безнең катнаштан башка булмый.

Төзүче һөнәре фидакарьлек, даими үсеш, камиллеккә омтылу, яңа шартларга яраклашу һәм яңа сынауларга әзерлек таләп итә.

Елдан-ел безнең казанышларыбыз әһәмиятлерәк һәм масштаблырак була бара: инновацион материаллар җитештерүгә кертелә, технологик чишелешләр гамәлдә, төзелеш комплексын цифрлаштыру актив бара. Татарстан төзүчеләре торакны файдалануга тапшыру, социаль әһәмияткә ия объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау темпларын киметмиләр. Төзекләндерелгән иҗтимагый территорияләр һәм яңартылган ишегаллары саны арта.

Төзүчеләребез бүген Россиянең яңа төбәкләрен торгызуда һәрьяклап ярдәм итә, социаль тотрыклылыкны тәэмин итүдә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда актив катнашалар.

Бүген социаль һәм мәдәни объектлар төзелешендә эшләүче, республика гражданнары өчен уңайлы мохит булдыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче төзүчеләргә аерым рәхмәт.

Кадерле дуслар!

Бу искиткеч көндә сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм илһам телим. Һәр проект уңышлы һәм искиткеч нәтиҗә белән тәмамлансын. Һөнәрегезгә  һәм эшкә тугрылыгыгыз, оптимизмыгыз һәм рух көчегез өчен рәхмәт сезгә. Сез – үз эшегезнең чын каһарманнары! Бәйрәм белән сезне, кадерле төзүчеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International