Биектау тимер юл станциясе бистәсендә композитор Рөстәм Яхин исемен йөртәчәк яңа балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды. Тантананы аның атаклы «Туган ягым» романсын башкарган оркестр озата барды.
Ачу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм башкалар катнашты.
Мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан артык булган яңа уку йортында сәнгать һәм музыка өлкәсендә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Барлык сыйныфлар һәм бүлмәләр махсус җиһазлар һәм музыка кораллары белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, яңа сәнгать мәктәбе территориясендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе узды.
Марат Айзатуллин ярдәме белән быел акция кысаларында 300дән артык беренче сыйныф укучысы барлык мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр алды.