Татарстан Республикасында еллык план 80% ка үтәлгән – төзүчеләр тарафыннан 2 млн 599 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Коммерцияле торак төзүчеләр планның 33% ы тапшырган. Әзер 70 йортның мәйданы 558 мең кв. метрдан артып китә.
Социаль ипотека программасы 61% ка үтәлгән. Быел тапшырырга планлаштырылган 35 йортның 11е әзер. Файдалануга тапшырылган торакның мәйданы 99 мең кв. м тәшкил итә.
Иң зур күрсәткечләр – шәхси торак сегментында. Файдалануга тапшырылган йортларның мәйданы – 1 млн 941 мең кв. м.