Бәя билгеләү буенча семинар Казанда үз эшчәнлеген башлады

2013 елның 22 ноябре, җомга

Бүген Казанда “Корстон-Казан” ДСЯК “РИТЦ” ААҖда, төзелештә бәя билгеләү һәм сметаны тәритпкә китерү  буенча “Төзелештә бәя билгеләү һәм сметаны тәритпкә китерүнең гамәли аспектлары. Проблемалы сораулар һәм аларны чишү юллары” дигән семинар үз эшен башлап җибәрде. Әлеге семинарда “Национальное объединение стоимостного инжиниринга” СРО  карамагындагы  “Республиканың иң яхшы сметчасы” дигән Республика бәйгесе игълан ителәчәк.

Чарада төзелештә бәя билгеләү Федераль үзәге, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы, “РИТЦ” ААҖ, “Татарстан Республикасының төпинвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ, “Главтатдортранс” ГУ, ТР Дәүләт ведомстводан тыш экспертизаның төзелеш һәм архитектура буенча идарә, “ТР төзүчеләр союзы” РООР  җитәкчеләре һәм белгечләре, сметалы  программаларны төзүчеләр катнаша.

Семинарның төп программасыннан тыш,түгәрәк өстәлләр дә үткәрү планлаштырыла. Әлеге түгәрәк өстәлләр вакытында,тыңлаучылар, әйдәп баручы белгечләрнең төзелештә бәя билгеләү һәм сметаны тәритпкә китерү өлкәсендә киңәшләре белән таныша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International