Татарстанда гомуми белем бирү оешмаларына һәм мәктәп азык-төлек блокларына капиталь ремонт программалары төгәлләнде

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

«Яңа уку елына әзерлек финиш сызыгына якынлаша. Беренче сентябрьгә дүрт республика һәм дүрт федераль программа кысаларында барлык 213 мәгариф объекты ремонтланачак», – дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре буенча эшләр 98 процентка тәмам. Соңгы 2 атнада ремонт эшләре тәмамланган 3 балалар бакчасын исәпкә алганда, 9 объект тапшырылган инде. Быел барлыгы 11 балалар бакчасы ремонтлана.

Сарман һәм Яшел Үзән районнарында 8 ресурс үзәген ремонтлау эшләре, хисап чорында тапшырылган ике объектны исәпкә алып, 99 процентка башкарылган.

Гомуми белем бирү оешмаларына капремонт, 74 мәктәп азык-төлек блогына ремонт программалары тулысынча төгәлләнгән. Шулай ук тулай торакларны ремонтлау программасы төгәлләнгән – Баулы, Кукмара районнарында һәм Казанда объектлар тапшырылган.

Шулай итеп, мәгариф өлкәсендә 3 программа төгәлләнгән. «Әлеге казаныш – белгечләрнең, подряд оешмаларының, профильле ведомстволарның һәм муниципалитетларның җаваплы һәм бердәм хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән әһәмиятле нәтиҗә», – диде Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International