Бүген Республика штабында аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган Комплекс төзелеше турында фикер алыштылар

2013 елның 22 ноябре, җомга

Бүген Менделеевск шәһәрендә,Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев җитәкчелегендә, “Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган Аммоний” ААҖ Комплексы” төзү буенча Республика штабы булды.  Әлеге чарада Комплекс объектлары буенча төзү-монтаж эшләренең үтәлешенә кагылышлы сораулар тикшерелде. Штаб эшендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р.К. Сабиров катнашты.

Штаб утырышы алдыннан “Аммоний” ААҖ Заказ бирүчесе, генераль подрядчы “НИИК” ААҖ  һәм подрядчы оешма “Татгазинвест” ЯАҖ ИХК вәкилләре, АМК Комплексының төзелеш мәйданнарындагы, чит ил подрядчысына җиһазлар монтажлау өчен бирелә торган объектларны карадылар.

Республика штабы барышында, төзү-монтаж эшләрен башкару, АМК Комплексын төзү графигын үтәү сораулары, шулай ук Россия һәм чит ил подрядчыларының үзара ярдәмләшеп эшләү сораулары тикшерелде. Подрядчы оешма җитәкчеләренең, төзү-монтаж эшләре башкарганда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү, территорияләр һәм керү автоюлларының тиешле тәртиптә булуы турындагы докладлары тыңланылды.

Заказ бирүче һәм подрядчы оешмаларга, Ростехнадзор тикшерүе барышында табылган кисәтүләрне бетерү һәм башкарма-техник документацияне вакытында тапшыру буенча бурычлар билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International