ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин быел беренче сыйныфка барачак хезмәткәрләрнең балаларына портфельләр тапшырды.
Портфельләр уку өчен мәҗбүри булган барлык мәктәп кирәк-яраклары: дәфтәрләр, каләмнәр, карандашлар, альбомнар, буяулар, пластилиннар белән тулыландырылган. Быел шулай ук аяк киеме капчыкларын һәм хезмәт дәресләре өчен кирәкле алъяпкычлы култыкларны өстәлде.
Марат Айзатуллин беренче сыйныф укучылары белән аралашты, аларның кайсы мәктәпләрдә укыячакларын, укый беләләрме икәне белән кызыксынды. «Сезгә уңышлы уку, дүртле һәм бишлеләр генә алыгыз. Һәм министрлыкка эшкә килегез!» – шундый теләкләр белән балаларга мөрәҗәгать итте министр.
Аннары беренче сыйныф укучылары өчен татлы һәм камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды.
ТР Төзелеш министрлыгы ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә гадәттәгечә катнаша. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Марат Айзатуллин Биектау районының беренче сыйныф укучыларына 300 портфель тапшырган иде.