Лаеш районының Нармонка авылында мәдәният йорты ремонтланды

2025 елның 29 августы, җомга

Республика программасы буенча Татарстанның Лаеш районы Нармонка авылында төзүчеләр авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясаганнар.

Гомуми мәйданы 490 кв. м булган бер катлы бинада тулы бер чаралар комплексы башкарылган. Аерым алганда, түбә, җылыту, вентиляция һәм кондиционер системалары ремонтланган. Электр монтажлау һәм бизәү эшләре башкарылган.

Капиталь ремонт программасына шулай ук авыл мәдәният йортын яңа җиһазлар белән тәэмин итү дә кертелгән.

ТР ГИСУ фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International