Татарстан Рәисе карары буенча 8 млрд 526 млн сумлык коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү программасы эшләтеп җибәрелде

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстанда 2025-2026 елларның җылыту чорына әзерлек коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең масштаблы программасы белән тыгыз бәйләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2025-2026 елларга җылыту чорына әзерлек һәм Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта әйтте.

«2023 елдан коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү федераль программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа буенча безнең республикада 2023-2024 еллар дәвамында 4,5 млрд сумлык 67 чара уздырылган. 128 км чамасы челтәр алыштырылган. Агымдагы елда бу федераль программа «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты составына керде, – дип искәртте Дамир Шәйдуллин. – Аны гамәлгә ашыру өчен Татарстанда 3 млрд 160 млн сум күләмендә финанслау каралган, шуның 1 млрд 662 млн сумы – федераль бюджет акчалары. Программага 6 муниципаль берәмлектә 36 объект кертелгән, анда 99 км инженерлык челтәрен алыштыру планлаштырыла».

Коммуналь хуҗалык объектларының торышы проблемасын исәпкә алып, федераль программага өстәмә рәвештә 2025 елда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, финанслау күләме якынча 8 млрд 526 млн сум булган республика программасы эшләтеп җибәрелде, ул үз эченә 269 км инженерлык челтәрен яңартып, 100 объектны ала.

Шулай итеп, ике программа кысаларында агымдагы елда республиканың барлык 45 муниципалитетында 136 инженерлык инфраструктурасы объектын реконструкцияләү һәм яңарту планлаштырыла. Барлыгы 368 км дан артык инженерлык челтәрен, 25 су башнясын, 15 канализация-насос станциясен, ике биологик чистарту корылмасын һәм 7 котельныйны алыштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International