Татарстанда мәдәни объектларны капиталь ремонтлау актив темплар белән дәвам итә. Федераль һәм 3 республика программасына гомуми финанслау 979 млн 520 мең сум булган 27 объект кертелгән.
19 авыл мәдәният йортын яңартуга 531 млн 569 мең сум акча бүленгән. Хәзерге вакытка 17се әзер. Шул исәптән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча Кукмара районында Балыклы авыл клубы һәм Мамадыш районында Красногорск авыл мәдәният йорты ремонтланды. «Мәдәни объектларны капиталь ремонтлау» республика программасы уңаеннан Буа, Чирмешән һәм Теләче районнарында – 2шәр, Кайбыч, Апас, Яшел Үзән, Аксубай, Лаеш, Арча, Кама Тамагы, Әлки һәм Тәтеш районнарында 1әр объект яңартылган. Подрядчыларга эшләрнең бер проценттан да кимрәген тәмамлыйсы калды.
3 балалар сәнгать мәктәбе мәдәният тармагының мәгариф оешмаларына капиталь ремонт программаларына кертелгән. Биектау районының Усады авылында Салих Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе 75 млн 297 мең сум финанслау белән «Гаилә» илкүләм проекты буенча ремонтлана. Үтәлеш 97% тәшкил итә. Республика программасы буенча Азнакай һәм Ютазы районнарындагы объектларда эшләр төгәлләнгән.
Мәдәният өлкәсенең башка биш оешмасы буенча программа чараларын гамәлгә ашыру 65% дип бәяләнә. «Гаилә» илкүләм проекты программасына 4 объект кертелгән: Кукмара районының Вахитов авылында ТЮЗ, Кукмара шәһәрендә бертуган Комаровлар фабрикасының контора бинасы, Мамадышта үзәкләштерелгән китапханә системасы һәм Казанда 25 нче китапханә. Китапханәләрдә эшләр тулысынча төгәлләнгән. Моннан тыш, «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы буенча Казанда «Боратынский утары» мәдәни мирас объектын саклап калу буенча ремонт-реставрация эшләре алып барыла.
Фотода: Кайбыч районының Корноухово авылында ремонтланган Мәдәният йорты