Казанда Kazan Digital Week-2025 Халыкара форумы узачак

2025 елның 5 сентябре, җомга

Казанда 17-19 сентябрьдә Kazan Digital Week-2025 Халыкара форумы узачак. Быел чараның төп темасы «Ясалма фәһем аша технологик лидерлык: яңа офыклар һәм сынаулар».

Форумда катнашучыларны яңа заманның кибер куркынычсызлыгы, дәүләт идарәсендә, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда һәм медицинада, мәдәнияттә цифрлы технологияләр кебек юнәлешләрдә бай эшлекле программа көтә. Моннан тыш, катнашучылар 20 мең квадрат метр мәйданлы күргәзмәне, 100дән артык секцияне, түгәрәк өстәлләрне һәм мастер-классларны, техник визитларны һәм экскурсияләрне карый алачак.

Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Форумны Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештыра.

Бүген Казанда атна дәвамында Халыкара форум – 2025 кысаларында профильле фәнни-мәгариф һәм инновацион мәйданчыкларга техник визитлар сериясе уздырыла. Визитлар лабораторияләр һәм үзәкләр буйлап экскурсияләр, цифрлы чишелешләр күрсәтү һәм тармак вәкилләре белән эшлекле очрашуларны үз эченә ала.

Форумда сайтта теркәлергә мөмкин kazandigitalweek.com.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International