Биектау районының Усад авылында илкүләм проект буенча балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясау төгәлләнә

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Төзүчеләр Биектау районының Усад авылында Салих Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясауны төгәллиләр. Объект 75 млн 297 мең сум финанслау белән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.

ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, эшләрнең гомуми әзерлеге 97% дип бәяләнә. Тәрәзә уемнары, керү төркемнәре, түбә һәм отмосткалар ремонтланган. Инженер-техник бүлмәләрнең тәрәзәләре, ишекләре һәм челтәрләре алыштырылган: җылыту, вентиляция, электрика. Бизәү эшләре һәм фасадны ремонтлау тәмамлана. Хәзер эшчеләр мәктәп тирәсендәге 980 кв. м мәйданны төзекләндерә һәм киртәләр куя.

Яңартылган бер катлы балалар сәнгать мәктәбендә 13 бүлмә, шул исәптән 200 кешегә исәпләнгән актлар залы, 4 сыйныф, педагоглар өчен кабинет һәм 2 санузел проектлаштырылган. Ремонттан соң бу бина халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы булачак.

«Ышаныч белән әйтә алам: чыннан да кызыклы һәм уникаль проект килеп чыга, ул безнең балалар өчен чын мәдәни үзәк булачак», — дип билгеләп үтте Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов төзелеш мәйданчыгын тикшерү барышында.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда капиталь ремонт программаларына 3 балалар сәнгать мәктәбе кертелгән. Азнакай һәм Ютазы районнарындагы объектларда эшләр төгәлләнгән инде.

Биектау муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International