Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә эш сәфәреннән кайтты.
Сәфәр барышында Дамир Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин белән бергә, алдагы җылыту чорына әзерлекнең барышын һәм Татарстандагы социаль объектларга капиталь ремонт ясауны тикшерделәр.
Дамир Шәйдуллин сүзләренчә, Татарстан Луганск Халык Республикасына ярдәм кысаларында 2022 елдан бирле күп кенә инфраструктура һәм волонтерлык проектларын гамәлгә ашыра.
«Әйтик, 2024 ел йомгаклары буенча без 1 нче спорт мәктәбендә, 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә, 10 нчы катнаш төрдәге «Малютка» ясле-бакчасында ремонт-торгызу эшләре уздырдык. Нәкъ менә безнең республика көче белән 52 күп фатирлы торак йортта һәм 5 социаль-мәдәни объектта үзәк җылыту җибәрелде, – дип сөйләде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары. – Рубежное шәһәрендә узган ел без 86 күпфатирлы йортта җылылык контурын ябу эшләрен башкардык, 2 нче урта мәктәпне ремонтлауның 1 нче этабын төгәлләдек».
Агымдагы елда Лисичанскида татарстанлылар 8 нче катнаш төрдәге «Светлячок» ясле-бакчасын ремонтлаганнар, Рубежныйда шәһәр үзәк хастаханәсенең азык-төлек блогын яңартканнар һәм 2 нче урта мәктәптә 2 этап эш башкарганнар.
«Шәһәрләр территориясендә көн саен Татарстан оешмаларыннан 3 авария бригадасы эшли. Белгечләр коммуналь челтәрләрдәге аварияләрне вакытында һәм сыйфатлы башкара», – дип хәбәр итте Дамир Шәйдуллин.
Гомумән алганда, торак фондны һәм социаль билгеләнештәге объектларны җылыту сезонына әзерләү билгеләнгән график буенча бара.