Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт 86 процентка башкарылган

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Агымдагы елда капиталь ремонт программасына 42 муниципаль берәмлектә 911 күп фатирлы йорт кертелгән.

Агымдагы датага эшләрнең гомуми үтәлеше 86% тәшкил итә, сезонлы эшләр – 95%.

418 күпфатирлы йортта капиталь ремонт тәмамланган.

Программа чаралары 13 муниципалитетта: Алексеевск, Актаныш, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Мөслим, Спас, Тәтеш һәм Теләче районнарында тулысынча үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International