Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, кызыксынган министрлык һәм ведомстволар катнашында, “ТКХ” ГИСын җибәрү буенча киңәшмә булды.
Әлеге киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.А. Шәйхетдинов үткәрде. Киңәшмә барышында “ТКХ” ГИСын җибәрү һәм “Облачный Биллинг РТ” программасын тормышка ашыру сораулары тикшерелде.