Әлки районының Чуаш Кичүе авылында 3,5 км озынлыкта су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү төгәлләнде

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Коммуналь инфраструктураны яңартуның республика программасы буенча Әлки муниципаль районының Чуаш Кичүе авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү төгәлләнде.

Эшләр барышында төзүчеләр скважина, су алу манарасы төзеделәр, 3 584 метр озынлыкта су белән тәэмин итү челтәрләре салдылар. Шулай ук койма урнаштырдылар һәм территорияне төзекләндерделәр.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International