«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Нурлатта Кариев урамындагы парк төзекләндерелде

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Нурлатта Кариев урамындагы 4780 кв. м мәйданлы паркны төзекләндерүнең өченче чираты төгәлләнде.

Паркны төзекләндерү 2023 елда республика акчалары хисабына башланган, 2024 елда объект «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проектына кертелгән.

2025 елда әлеге объект «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстанның җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасына кертелгән.

ТР ГИСУда хәбәр итүләренчә, проект буенча төзүчеләр җәяүлеләр һәм велосипед юлларын төзекләндергәннәр, мәгълүмати һәм навигацион стендлар, кече архитектура формалары – эскәмияләр, таган, чүплекләр җиһазландырганнар.

Шулай ук паркта 20 яктылык таянычы куелган тышкы яктырту үткәрелде.

Территорияне яшелләндерү буенча шактый эшләр башкарылды. Биредә 3482 кв. м мәйданда газон чәчелгән, 46 юкә, 122 кара миләш, балан һәм гөлҗимеш куаклары утыртылган.

Төзелеш-монтаж эшләрен финанслау 15 млн 32 мең сум тәшкил итте.

Халык фикеренчә, парк тулысынча үзгәргән һәм аларның яраткан ял итү урынына әверелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча Татарстанда барлыгы 51 җәмәгать урыны төзекләндерелә. Бу максатларга 1 млрд 719 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 244 млн сумга якын – республика бюджетыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International