Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Рәисе премиясенә дәгъва кылучыларны Татарстан территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары һәм республиканың муниципаль берәмлекләре каршындагы иҗтимагый советлар тәкъдим итә.

Премия бирелә:

- Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга эшчәнлекләре һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылган проектлары өчен, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган фәнни тикшеренүләре өчен;

- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен.

Премиягә дәгъва итүчеләр комитетка берничә документ тапшырырга тиеш.

Дәгъва кылучыларның документлары 2025 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International