Агымдагы елда Татарстанда 2 млрд 387 млн сумлык 23 спорт объекты төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта аларның республика программасына кертелгән 22се тапшырылган. Шул исәптән Кукмара, Баулы, Менделеевск һәм Арча районнарында административ биналары булган 4 ябык футбол манежы төзелгән.
Шулай ук Әлмәт, Арча, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама районнарында спорт тренажерларында, футбол һәм баскетбол буенча шөгыльләнү өчен 18 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, Алексеевск һәм Питрәч районнарында – 2шәр, Казанда – 7.
Казанда футболны үстерү үзәге төзелеше дәвам итә. Аның әзерлеге 48% дип бәяләнә. Бу 2024 елдан күчеп килә торган объект. Биредә эшләр «Физик культура һәм массакүләм спортны үстерү» федераль программасы буенча алып барыла, агымдагы елга финанслау 1 млрд 724 млн сум тәшкил итә.
Фотода: Менделеевск районында яңа ябык футбол манежы