Татарстанда агымдагы елга планлаштырылган 11 балалар бакчасына капиталь ремонт тәмамланган

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елда капиталь ремонт программасына 607 млн 556 мең сум финанслау белән Татарстанның 11 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе кертелгән.  Шул исәптән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча Казанда 2 балалар бакчасы: Совет районындагы татар телле 415 нче һәм Яңа Савин районындагы 302 нче балалар бакчасы.  Эшләрнең суммасы 130 млн 126 мең сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, «Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча 8 муниципаль берәмлектә 9 балалар бакчасы яңартылган: Арча, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама районнарында һәм 2 – Әлмәттә.  Барлык объектларда эчке инженерлык челтәрләре алыштырылган, эчке эшләр башкарылган. Кайбер учреждениеләрдә түбә ябу һәм фасад эшләре, ишекләрне урнаштыру, яңа җиһазлар, инвентарьлар китерү һәм монтажлау, территорияне төзекләндерү башкарылган.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.

Фотода: Менделеевскида 12 нче «Крепыш» катнаш төрдәге балалар бакчасының капиталь ремонтланган бинасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International