2025 елда Татарстанның Биектау муниципаль районында финанслау күләме 780 млн сумнан артык булган су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча масштаблы проектлар тормышка ашырыла. Бу хакта район башлыгы Равил Хисаметдинов хәбәр итте.
Мәсәлән, Чыпчык авылында 8 км, Пановкада 8 км га якын су белән тәэмин итү челтәре салынган. Шигалидә 9 км га якын челтәр сузыла. Әлдермеш авылында челтәрләр төзелеше актив алып барыла, Каймар авылын су белән тәэмин итү дәвам итә. Халык мөрәҗәгате буенча Биектау тимер юл станциясе поселогында Чернышевский урамында су агызу системасы проекты эшләнә. Коркачык һәм Чыпчык авыл җирлекләрендә су агызу системасы проектлана. Бөреле җәнлек совхозы поселогында 360 метр участокта эшләр башкарылды.
Моннан тыш, Шәпше авылында һәм Биектау тимер юл станциясе бистәсендә биологик чистарту корылмалары төзелгән. Эстачы авылында канализация-насос станциясе төзелеше төгәлләнде, Биектау авылы буйлап канализация системаларын гидродинамик юу эшләре башкарылды.