Татарстанның 37 муниципаль берәмлегендә җылыту сезоны башланды

2025 елның 26 сентябре, җомга

ТР Төзелеш министрлыгында республика штабының чираттагы утырышында торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларын алдагы җылыту чорына әзерләүнең барышы каралды.

Утырышны ачып, министр урынбасары Мәҗит Салихов ассызыклаганча, хәзерге вакытта социаль-мәдәни өлкәнең барлык объектлары җылыту сезонына әзер. 3063 котельный әзерләнгән (99,84%) һәм 18065 күпфатирлы йорт (99,85%) тиешле паспорт алган.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов хәбәр иткәнчә, республиканың 37 муниципаль берәмлегендә җылыту сезоны башланган. Карар Әлки, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск һәм Тукай районнарында кабул ителмәгән.

1363 котельный (планлаштырылганның 44,5% ы) эшләтеп җибәрелгән, 8187 күпфатирлы йорт (45%), 798 мәктәп (51%), 765 балалар бакчасы (48%), 1030 сәламәтлек саклау объекты (55%), 670 мәдәният объекты (36%), 153 спорт һәм яшьләр объекты (37%) һәм 88 социаль яклау объекты (53%) җылылыкка тоташтырылган.

2025-2026 еллардагы җылыту сезонын вакытында һәм сыйфатлы уздыру өчен республика штабы утырышында җылылык белән тәэмин итә торган һәм җылылык челтәре оешмаларына – 1 ноябрьгә кадәр, муниципаль берәмлекләргә 20 ноябрьгә кадәр әзерлек паспортлары алу йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International