Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау 90 процентка төгәлләнгән дип бәяләнә

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин күпфатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында мәгълүмат бирде.

Паспортта каралган эшләрнең гомуми үтәлеше бүгенге көнгә 90% дип бәяләнә. Хисап атнасында 23 муниципалитетта ремонтланган йортлар исемлеге 156 объектка артты.

Эшләрнең тулысынча тәмамлануы турында республиканың 19 муниципаль берәмлеге хисап тотты.  Программа объектларына ремонт тулысынча тәмамланган 577 күпфатирлы йорт керә, димәк, хәзерге вакытта 260 йорт ремонтлануы дәвам ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International