ТКХ хезмәтләре белән тәэмин итеп торучыларга, түләүләрне дөрес исәпләп чыгармаулары өчен, штраф салачаклар

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

ТКХ өчен вакытында түләмәү булган очракта, халык кына штраф түләргә тиеш түгел, әлеге түләүләрне дөрес исәпләмәгәннәргә карата да санкция булырга тиеш. Әлеге тәкъдимне Иҗтимагый палата ( ИП), Дәүләт Думасына тапшырылган “Энергоресурсларны кулланучыларның түләү дисциплинасын ныгыту белән бәйле Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” дигән закон проектына бәйле рәвештә тәкъдим итте.

Энергия Министрлыгы тарафыннан әзерләнгән закон проекты нигезендә, электр һәм җылылык өчен вакытында түләмәүдән барлыкка килгән пение ике тапкыр артырга һәм вакытында түләмәүнең һәрбер көне өчен рефинанслау ставкасының 1/170 тәшкил итәргә тиеш.  Әлеге сан еллык күрсәткечнең 17,7 процентына туры килә.

Әлеге күренеш кулланучылар өчен бик кискен чара булып тора. Чөнки бүгенге көндә, коммуналь хезмәтләрне барлык төрләре өчен вакытында түләмәүнең һәрбер көненә билгеләнгән пение рефинанслау ставкасының 1/360 тәшкил итә, ягъни еллык күрсәткечнең якынча 9 процентына туры килә. Чиновниклар фикеренчә, бу кулланучылар өчен кредит ставкасыннан шактый түбән ( 15 проценттан), тормышы җитешле булган фатир хуҗаларының күбесе, фактик яктан льготалы шартарга кредит алу  өчен  түләүләрне тоткарлыйлар.

Иҗтимагый палатаның җирле узидарә һәм торак-коммуналь сәясәт буенча эксперты Александр Козлов хәбәр иткәнчә, хезерге вакытта, йортта яшәүчеләр еш кына, кулланылган коммуналь хезмәтләрнең реаль күләменнән шактый артык һәм дөрес булмаган счетлар ала.

“Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның җаваплылыгы беркайда да язылмаган диярлек. КоАпта “Кулланучыларны алдалау” дигән матдә бар, ләкин аны бу очракта куллану кыен, чөнки артык саннар игътибарсызлык аркасында түгел, ә аңлы рәвештә язылган булуын исбатлау авыр”, - дип сөйләде эксперт.

Закон проекты турындагы бәяләмә Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм ТКХ буенча комитетына җибәреләчәк. Комитет рәисе урынбасары Павел Качкаев уйлавынча, ИП төзәтмәләре закон пректын тикшерү вакытында исәпкә алыначак.

“Коммуналь хезмәтләрне тәкъдим итүчеләр һәм кулланучылар тигез хокуклы һәм бертигез дәрәҗәдә җаваплы булырга тиеш, мин моның белән килешәм”, - дип сөйләде депутат. Аның фикеренчә, коммуналь хезмәтләр тәкъдим итүче намуссыз оешмалар өчен штрафлар рефинанслау ставкасының 1/170 тәшкил итәргә тиешләр.

Депутат Иҗтимагый палатаның башка тәкъдимнәрен дә хуплый. Аерым алганда, ТКХнең барлык хезмәтләрне өчен пение күләме бердәм булу, идарә компанияләренә сату ташламасы тәкъдим итү (алар коммуналь хезмәтләрне күпләп алу бәясе буенча алачаклар, аннан соң үзенә керем калдырып, фатирны ваклап сатачак). ТКХ хезмәтләр өчен вакытыннан алда түләгән намуслы кешеләр дә ташламаларга өметләнә ала.

Шул ук вакытта, Качкаев аныклап үткәнчә, әлеге ташламалар идарә компанияләренең барысына да түгел, ә коммуналь хезмәтләр тәкъдим итүчеләр алдында бурычы булмаган компанияләргә генә биреләчәк. Мондый ташламалар хисабына түләү вакытындагы дисциплинаны да арттыру планлаштырыла. Александр Козлов  сүзләренә караганда, коммуналь хезмәтләр өчен булган ташламаларның күләме 2 проценттан да артмас.

“Ресурс белән тәэмин итүче оешмалар, әлбәттә, ташламаларга каршы торалар, чөнки алар өчен керем кими”, - дип аңлатты Козлов.

ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд генераль директоры   киңәшчесе Александа Бударин штрафларны арттыру һәм кулланучылар җаваплылыгын кискенләтүнең максатчан булуына шикләнә.

“Коммуналь хезмәтләр тәкъдим итүчеләр өчен пение артса, алар үзләре үк түләүләрне вакытында түләмәүне провокациялиячәкләр. Мәсьәлән,  квитаанцияләрне соң җибәрү, - дип уйлый ул. – Ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның җаваплылыгына килгәндә исә, бүгенге көндә барлык миханизмнар да бар. Гади генә хата булса да, акча кире кайтарыла. Әгәр дә сүз кулланучыларны аңлы рәвештә ялгыш юлга кертү турында барса, бу инде җинаятьне тикшерү предметы булып тора. Компанияләргә хезмәткәрләрнең очраклы хаталары өчен штраф түләтергә ярамый”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International